Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бу ялларда Саба урамнарына 190лап төп юкә, миләш агачлары утыртылды [+фото]

Соңгы көннәрдә яуган шифалы яңгырлар җир өстенә бәрәкәт булып иңде. Табигать күзгә күренеп яшәрә, яшел төскә керә бара. Мондый көннәрне берничек тә өйдә утырып булмый, билгеле.

Май бәйрәмнәрендә күпчелек ишек алларын тәртипкә китерү, агач-куакларның төпләрен йомшарту белән мәшгуль булды. Инде түтәлләр ясап, яшелчә орлыкларын туфрак белән күмүчеләр дә бар. Болары шәхси хуҗалыкта башкарылганнары. Әмма капканың тышкы якындагы мохиткә дә битараф калып булмый. Үзең яши торган урамың чиста, матур булса, үзеңә генә түгел, килгән кешеләр алдында да күңелле бит. Кичә Сабаның Кол Гали, Гомәр Бәширов, Вәлиуллин, Солтангалиев, Техническая урамында яшәүчеләр өчен бу яктан чын мәгънәсендә бәхет елмайды. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре көче белән бу урамнарда барлыгы 190 лап төп юкә, миләш агачлары утыртты. Бу эшкә 30 хезмәткәр, зур егәрле 4 төр техника җәлеп ителде. Агачлар яфрак ярып, яшәреп киткәч, бу урамнар тагын да ямьләнеп китәр һәм анда яшәүчеләр өчен зур шатлык китерер дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев