Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Cабалылар – Ижау сабантуенда [+фото]

Узган якшәмбедә 50 кешелек Саба районы делегациясе Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә узган Сабантуйда катнашты.

Ижау шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Бикбулатов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 130дан артык милләт яшәгән шәһәрдә Сабантуй һәм Гербер бәйрәмнәре үткәрү халыклар мәдәниятен якынрак белергә ярдәм итә. Күрше республикада яшәүче татарларны һәм башка милләт вәкилләрен бәйрәм белән Рәис Миңнеханов та тәбрикләде. Сабантуй кунакларына түбәтәйләр кидерде, кызларыбыз милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйладылар. Районыбыз үзешчәннәре, "Дулкын" бию коллективы 1,5 сәгатьлек концерт куеп, Сабантуйга килүчеләрнең күңелен җыр-бию белән күтәрсәләр, "Аш-су" җәмгыяте осталары милли ризык­ларыбыз белән сыйладылар. Бәйрәм программасында милли уеннарга өстенлек бирелгән иде. Әлбәттә, Сабантуй көрәштән башка узмады. Ижауның үз батырлары беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Районыбыз көрәшчеләре Илдар Ермолаев, Радик Сафин үз үлчәүләрендә 2нче урыннарны алдылар. Ә менә балалар көрәшендә Нияз Каюмов (45 кг.), Артур Билалов (50кг.), Фагил Гыйльметдинов батыр калдылар. Шулай ук Ирек Зарипов -2нче, Нурсил Сафиуллин, Илзат Рәхимов 3нче призерлар булдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев