Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Гаилә белән китапханәгә» проекты

15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итү. «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Әни янда, китап кулда, димәк без дөрес юлда» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар.

Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Әкият, мультфильм геройларын искә төшерделәр,кроссворд, ребуслар чиштеләр. Әниләр әсәрләрнең авторларын эзләгәндә, балалар тизлеккә  пазллар җыйдылар,  махсус карточкалар белән уен оештырдылар. Соңыннан чарада катнашкан һәр гаиләгә «Рәхмәт хатлары» тапшырылды.

Чыганак : https://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев