Гашыйклар көненә котлаулар көтәбез
Менә инде уналты гасыр дәвамында 14 февральдә дөньяда Гашыйклар көне үткәрелә. Яшьләр бу көнне шатланып көтеп ала, сөйгәннәрен котларга, сөю тулы күңеленнән ташыган мәхәббәт хисләрен белдерергә ашыга.
Соңгы елларда яшь парлар арасында бер-берләренә оригиналь һәм үзенчәлекле итеп мәхәббәт аңлату формасы популярлашканнан-популярлаша бара. Ә 14 февральдә исә сөйгән ярларына сюрприз ясарга теләүчеләр бермә-бер арта. Котлауның нинди генә юллары юк! Гашыйкларга "Саба таңнары" редакциясе дә ярдәмгә килергә булды һәм сөйгәннәрен газета аша котларга теләүчеләрне көтеп кала. Кыскасы, сөйгәннәрегезне сөендерәсегез килсә, 11 февральгә кадәр редакциягә килегез, котлаулар бирегез. Әйдәгез әле, сезнең матур теләкләрдән яраткан ярларыгызның, күзегез төшеп йөргәннәрнең күңеле эреп китәрлек булсын. Котлаулар газетаның 13 февраль санында биреләчәк һәм сөйгәннәрегезгә көтелмәгән бүләк булачак. Иң матур эчтәлекле котлауларны билгеләп үтү өчен истәлек призларыбыз да күптәннән әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев