Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлнара Галимова “Эшсез кеше - канатсыз кош”

Байлар Сабасында яшәүче Гөлнара Галимова сәүдә ноктасы ачып, район халкын чәчәкләр белән тәэмин итә. Алай гына да түгел, быелгы җәйдә Саба урамнарын да чәчәкләргә күмде ул.

Закир Йосыпов урамында чүлмәкләрдән тыш, "Ләззәт" кафесы янындагы татар кызы, гимназия каршындагы күбәләк тә чәчәкләрдән балкып утырды. Сүз дә юк, бу эшләргә гаиләңдәгеләр рухландырып, алар да ярдәм итеп тормаса башкарып чыгып булмас иде. Бу матурлыкларны булдыру өчен тырышлык, өлгерлектән бигрәк күңел ом­тылышың да шундый күркәм булу кирәктер. Гөлнара үзе дә бу хакта шул фикердә:
-Кечкенә улыбызның бала ялы төгәлләнгәч, күптәнге хыялымны, Аллага тапшырып, тормышка ашырдык. Чәчәк, гөлләрдән нинди дә булса тагын да матуррак әйберләр ясау чынга ашмаслык олы хыял иде. Район җитәкчелегенә зур рәхмәт, шундый олы эшне безгә ышанып тапшырдылар. Эшсез кеше минемчә канатсыз коштыр ул. Мин җирне, аны аллы-гөлле чәчкәләр үстереп бизәүне, матурлык тудыруны бик яратам. Кеше эше белән матур булырга тиеш.
Гөлнара урамнарны яшелләндерү буенча конкурста узып, шул акчага чәчәк үсентеләре, җир эше өчен кирәк-яраклар сатып ала. Бу эшенә җәйге чорда мәктәп укучыларын да тарта. Алар белән бергәләп, чүпләрен утап, сулар сибеп урамда чәчәкләр үстерделәр.
-Яшелләндерүдә башкарып чы­га алмаслык кыенлыклар булды димәс идем. Эш барышында "ПМК-159" оешмасы һәм торак ком­муналь хуҗалыгы да ярдәмгә килде. Татар кызы һәм күбәләкнең каркас өлешен, йөздән артык боҗ­рага заказ бирүгә биш көн ди­­гәндә эшләп бирделәр. Чәчәк үсентеләрен Түбән Кама һәм Лесхоздан алып кайттык, - дип сөйли үзе җәйге хезмәте турында.
Күңеле белән дә кешелекле бу гүзәл ханым мөселман кануннарын үтәп яшәве белән дә күпләргә үрнәк.
-Беренче улыбыз бик каты авырган вакытта намазга ныклап кереп киттем. Аллаһ безгә ул вакытта сабыебызга җиңеллек биреп, олы бүләк ясады. Хастаханәдән чыгуга яулык бәйләп, намазга бастым, Аллаһка мең шөкер, - ди Гөлнара.
Заман белән бергә атлый Гөлнара Галимова. Кәләшләргә никах яулыгы бәйли, туй залларын бизи.
-Туй залларын бизәү күңелгә бер рәхәтлек өсти. Кечкенә булсалар да, улларыбыз да, каенанам Сания ханым, Айдарым ярдәм итә. Бик күңелле безнең гаиләдә, бар эшне дә бергәләп башкарабыз, - ди эшләренә шөкер итеп.
Яшь кенә булса да барысына да өлгерергә тырыша бу гүзәл ханым. Быел узачак республика "Ел хатын-кызы" бәйгесендә дә үзен сынап карамакчы. Уңышлар телибез үзенә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X