Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гроссмейстерлар белән уйнадык

Казанның Нәҗметдинов исемендәге шахмат-шашка клубында 14-19 августта 11 илдән килгән иң оста шашкачылар арасында дөнья кубогына этап ярышлары үткәрелде.

Барысы 63 шашкачы катнашында бәйгедә безнең районнан спорт мастерлыгына кандидатлар Илфат Ханнанов, Азат Әхмәтов, Хәмит Вәгыйзов, 1разрядлы шашкачылар Рафаэль Хөснетдинов белән Илһам Сөнгатов та халыкара класслы гроссмейстерлар белән уйнау бәхетенә ирештеләр.
Турнирны халыкара класслы мастер Денис Шогин отты. Дмитрий Цинман - 2нче, Германиядән килгән гроссмейстер Геннадий Шапиров 3нче урынны алды.
Дүртенче урынга дөньяның иң югары рейтинглы шашкачысы Сергей Белошеев (Кырым) чыкты. Беренче-алтынчы урыннарны алучыларга шахмат-шашка клубы дирекциясе дипломнар, акчалата призлар тапшырды. Безнең районнан Хәмит Вәгыйзовка 60 яшь тулуы уңаеннан истәлек бүләге бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев