Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халык фикере белән кызыксындылар [+фоторепортаж]

Татарстан районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең мобиль жәмә­гать кабул итү пунктлары эшли башлады.

Проект кысаларында партия активистлары һәр көнне республика районнарына чыгып, сайлаучылар белән очраша, халык Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тәкъдимнәрен җиткерә ала. Киләчәктә бердәмроссиялеләр күчмә кабул итүләр барышында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү турында кайгыртып, Думада эшчәнлек алып барачак. Узган якшәмбедә мобиль төркем безнең районда да булып, Сатыш, Түбән Шытсу авыл җирлекләрендә, Лесхоз бистәсендә яшәүчеләрнең үтенеч-гозерләрен, проблемаларын тыңлады. Сатышта Казаннан килгән автобус мәдәният йорты каршындагы мәй­­данчыкта урнашты. Шунда ук өстәл-урын­дыклар куелды, аралашу өчен уңай шартлар тудырылды. Халык белән очрашу район башлыгы урынбасары Расих Закиржанов чыгышыннан башланды. Ул, әгәр Дәүләт Думасында Татарстаннан лаеклы депутатлар командасы эшләсә, республика казанышлары тагын да артачагына ышаныч белдерде.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев