Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хезмәтне саклау айлыгы бара

21 июльдән республикада урак өсте вакытында хезмәтне саклау айлыгы старт алды. Әлеге чаралар җитештерүдә бәла-казаларны булдырмауга юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, урак өстендә бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе кырларга һәм ындырга куркынычсыз маршрутларның, шулай ук ашлык җыю техникаларының төзексезлеге сәбәп була. Бу мәсьәләләр урак өстендә хезмәтне саклау айлыгында аеруча игътибар үзәгенә алыначак....

21 июльдән республикада урак өсте вакытында хезмәтне саклау айлыгы старт алды. Әлеге чаралар җитештерүдә бәла-казаларны булдырмауга юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, урак өстендә бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе кырларга һәм ындырга куркынычсыз маршрутларның, шулай ук ашлык җыю техникаларының төзексезлеге сәбәп була. Бу мәсьәләләр урак өстендә хезмәтне саклау айлыгында аеруча игътибар үзәгенә алыначак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында 2014 елгы уракка әзерлек буенча конкурс үткәрү" турындагы боерыгы нигезендә, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр, фермерларга уракта катнашачак хезмәткәрләр һәм механизаторларга медицина тикшерүе үткәрү, аларны махсус киемнәр белән тәэмин итү, хезмәт иминлеген саклау бурычы куела. 23 июльдә республикада «Хезмәтне саклау көне» билгеләп үтелә. Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка нәтиҗә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев