Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘТЕР КӨНЕ ОНЫТЫЛМАСЫН

Октябрь - тарихи күзлектән караганда татар халкы өчен фаҗигале ай. Дәүләтебезне югалту ачысын гасырлар буе татып киләбез.

Ләкин без әле хәтеребезне югалтып бетермәгән халык. Хәтер көне буларак билгеләнгән 15 октябребез бар. Тәнендә җаны булган татар ул көнне һәрвакыт истә тота. Ел саен 15 октябрь көнне Татар милли хәрәкәте 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу йөзеннән матәм чарасы уздыра. Быел Хәтер көне 21нче тапкыр билгеләп үтелә, ә районыбыз халкы хәтерен басып алучыларга каршылык күрсәтүчеләрнең соңгы ныгытмасы - 1553 ел­ның гыйнвар-февраль айларында төзелгән Өтернәс шәһәрлегендә булган канлы бәрелешләр белән дә бәйли.

Хәтер көне - ул дәүләтчелеген, димәк, Татар илен һәм җирен, иманын, рухын саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү. Хәтер көне - ул татарның үткәне һәм бүгенгесе. Үз тарихында күпне күргән милләт яши һәм киләчәге өчен борчыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X