Игътибар, кырау төшү ихтималы бар!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кырау төшү ихтималы турында кисәтә.
Идарәдән хәбәр итүләренчә, 17 майга каршы төндә туфракта һава температурасы 1 градус салкын булачак.
Шулай ук, бүген - 16 майда республикада көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш тарафтан искән җилнең секундына 15-17 метрга җитеп көчәюе дә көтелә. Казанда җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев