Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Интернет популярлашса да, кешенең кулга газета тотасы килү теләге дә бетмәгән"

Басма продукциябез - газетаны халыкка җиткерүче почта хезмәткәрләре безгә аеруча якын. Үзара тыгыз элемтәдә эшлибез, әбунә кампанияләре барганда аралар тагын да якыная.

Почта хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре дә икенче яртыеллыкка матбугатка язылу төгәлләнгән көннәргә туры килә. Утыз көн уразаның да бер бәйрәме була дигәндәй, абунә йомгакларын күздән кичерер вакыт. Шунысы куанычлы, бәяләр артса да, халык рухи азыксыз калмаган.

-Билгеле булганча, газета-журналга язылу хакы аның редакция куйган бәясен һәм почта тартмасына барып җиткәнче тотыла торган чыгымнарны кушып исәпләнә,- ди районара почтамт начальнигы Фәнил Ильясов.- 2008 елдан башлап, «Россия почтасы»на дәүләт һәр ел саен 3 миллиард сум күләмендә акча күчереп килде. Февраль ахырында Россия Хөкүмәте вакытлы матбугатны тарату өчен «Россия почтасы»на бирелә торган дәүләт субсидиясен бюджеттан төшереп калдырды. Дотация бирү туктатылды, матбугатка язылу бәясе күпкә (хәтта 2-2-5 тапкыр) артты. Шуңа да карамастан, районара почтамт абунә кампаниясен нигездә шактый уңышлы үткәрде. Ни әйтсәң дә, Интернет популярлашса да, кешенең кулга газета тотасы килү теләге дә бетмәгән. Курсабаш почтасы матбугатка язылу йөкләмәсен - 114, Олы Шыңар - 108, Арташ почтасы 104 процентка үтәде. Сатыш, Каз.Бигәнәй, Югары Симет, Түбән Шытсу, Олыяз, Иске Мичән, Шекше авыллары хат ташучылары да тираж планын тутырдылар. "Саба таңнары" газетасына яздыруда Сабадан Екатерина Кузьмина, Гүзәлия Хаҗиева, Сатыштан Розалия Һадиева күпләргә үрнәк күрсәттеләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсе шул: районда ел төгәлләнгәнче һәр мең кешегә 600 данә газета-журнал килеп торачак. Район хакимиятенә дә рәхмәтлебез. Ел саен бюджеттан учреждениеләрне матбугатка яздыруга зур суммада акча бүленә. Дөрес, хат ташучыларның сумкалары беренче яртыеллыктагыга караганда җиңел булачак. Бәяләр үзенекен итте. Әмма матбугатка яздыру тукталмый.

-Мин район матбугатына кешеләрне августта да яздырачакмын. Бәясен генә тагын арттыра күрмәсеннәр иде, диләр. Кем нәрсә сата, кем вафат булган - халык аларын да "Саба таңнары"н укып белә, күпләрне андый хәбәрләр дә кызыксындыра,- ди Екатерина Кузьмина.

Фәнил Ильясов әйткәнчә, почта хезмәтендә проблемалар аннан тыш та җитәрлек. Почтамт 80нән артык төрдә хезмәт күрсәтә, пенсияләр өләшү, товарларны өйгә илтеп бирүне, халыктан коммуналь һәм муниципаль түләүләр кабул итүне дә башкара. Былтыр почта элемтәләре бүлекчәләрендә ярты миллионнан артык түләү кәгазьләре кабул иткәннәр.

Быел исә 103 санлы Федераль закон үтәлешенә бәйле рәвештә әлеге төр хезмәтне күрсәтүдә кайбер проблемалар үзен сиздерми калмаган. Моннан тыш салым органнарыннан җибәрелә торган хатларны үзәкләштерү процессы да мәшәкатьләр тудырган. Почта бүлек­чәләренә куелган аппаратлар еш кына салым кәгазьләрендәге штрих кодларны "укый" алмый икән. Хәзер "югарыдагылар" әлеге проб­леманы хәл итү юлын эзли. Әлеге төр хезмәт күрсәтүләрдәге чатак­лыклар болай да түбән эш хакларында да тис­кәре чагылыш таба.

-Почтамтта ике районга 165 кеше эшли. Кадрлар сәясәтендә төп бурыч - шушы хезмәткә лаеклыларны табу, өйрәтү һәм үстерү. Әмма кадрларны саклап кала белергә кирәк, монысы түләүгә дә бәйле,- ди почтамт җитәкчесе.- Бездә гаилә династияләре байтак. Олы Ныртыдан 40 елдан артык стажлы Нурзия Газизҗанованың әнисе дә почтада эшләгән, инде килене дә шушы тармакта хезмәт итә. Сабадан Мөбарәкҗановларны да күпләр белә. Соңгы вакытта почта хезмәтенә ир-егетләр дә килә. Шушы көннәрдә "Казан" халыкара аэропорты биләмәсендә логистик почта үзәгенә нигез салынуын да тармакка игътибар яхшыруы билгесе дип кабул иттек. Биредә һәр көнне 1 миллионнан артык почта аша җибәрелгән хәбәрләр, шулай ук чит­ ил интернет кибет­ләре посылкалары эшкәр­теләчәк. Кыскасы, һөнә­ри бәйрәмебезгә матур киләчәккә ышаныч то­еп киләбез һәм аны Идел буйлап теплоходта сәяхәт белән истә калдырырга җыенабыз. Районара почтамт коллективын, тармак ветераннарын Россия почтасы көне белән ихлас тәбриклим. Барысына да исәнлек-саулык, мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә тигезлек, иминлек, кү­ңел­ле бәйрәм көннәре телим.

Без дә бу теләкләргә кушылабыз, газета­быз­­ны халыкка җиткерүчеләргә эшләренең уң булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев