Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иштуган авылы мәчетендә ифтар ашы үткәрелде

Иштуган авылы мәчетендә ифтар ашы үткәрелде. Мул сыйлы табын артына ул кичтә 40 лап кеше җыелды.

Авыз ачуның ләззәтен үзе ураза тотып караган кеше генә тулысынча аңлый аладыр. Дин кардәшләр дә бик теләп, риза булып катнаштылар чарада. Ифтар өчен табынны да үзара бүлешеп, күмәкләшеп әзерләделәр. Аерым сәбәпләр белән ураза тота алмаучылар да (авырулар, олы яшьтәгеләр бар) җаннарына дәва, күңелләренә рухи канәгатьләнү алып киттеләр. Мәҗлестә Коръән, вәгазь укылды, күмәкләшеп дога кылынды. Мәчетебездә Рамазан ае дәвамында Тәравих намазлары да укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев