Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Икшермә авылында яшәүче Феодосия Зайцева дөнья матурлыгын күрмичә, күңел яктылыгы аша гына тоеп яши [+фоторепортаж]

Иске Икшермә авылында яшәүче Феодосия Зайцева 14 ноябрьдә 90 яшен каршылады. Әбекәй 50 ел гомерен дөнья матурлыгын күрмичә, күңел яктылыгы аша гына тоеп яши.

Паспорт буенча төп исеме Феодосия булса да, аны гомер буе авылдашлары яратып Миңнебикә дип дәшәләр. Әбекәйнең яшьлеге чордашларыныкы кебек үк окоп казып, урман кисеп, вагон бушатып уза. 40 яшендә басуда урак урганда күзләре берни күрми башлап, адашып йөргән Миңнебикәне авылдашлары табып алып кайталар. Инде 50 ел башкалар ярдәменә мохтаҗ булган Миңнебикә әби туганы Хәлим Тимербаев тәрбиясендә гомер кичерә. «Туганнарым бик мәрхәмәтле булды, ташламадылар, тәрбия булмаса, 90га кадәр яшәр идем мени», - ди әбекәй.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев