Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Казанда үткән VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында Саба районыннан да делегатлар катнашты [+фото]

Дөньяның 30 иленнән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан Казанга татар яшьләре җыелды.

Быел форумга беренче тапкыр Россиянең 7 өлкәсе һәм Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова илләре вәкилләре дә килде. Дөнья буйлап сибелгән татар яшьләре белән беррәттән, без дә Казаныбызга сокланырга, эшлекле утырышларда катнашырга да, дискуссияләрдә бәхәсләшергә, сәяхәтләр кылырга да, ял итәргә дә өлгердек. Беренче эш итеп Тәбрис Яруллин форумның асылы, эшчәнлеге, максатлары турында җентекләп сөйләде. Шул аз гына вакыт эчендә без күп милләттәшләребез, аларның яшәү рәвеше, шөгыльләре белән таныша, үзебез турында сөйли алдык. Быелгы Форум программасының тагын бер яңалыгы - "Дөньякүләм татар кафесы"нда катнашып, делегацияләрнең үз оешмалары турында сөйләгән яңа идеяләре, үз эшләрен татарча милли юнәлештә алып барган эшмәкәрләрнең бизнес-планнары белән таныштык.

Пленар утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми кунаклар катнашында узды. "Акыл фабрикасы" проектлар мәктәбе форматында секцион утырышлар эшчәнлегендә катнаштык. Татар милли музыкасын алга этәрүче, танылган яшь композитор Эльмир Низамов, искиткеч киң диапазонлы җырчы Алинә Шәрибҗанова, "Төрквидение" конкурсы катнашучысы Айдар Сөләйманов бөтен яшьләребезне милли рухка, татар моңына күмде. Форумның өченче көнендә "Күмәк проектлар сессиясендә" катнашып, татар телен, милләтен, гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү максатын күздә тоткан 50 проект төзелде. Пленар утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкче органнары сайланды. Бердәм рәвештә делегатлар форумның рәисе итеп өченче тапкыр рәттән, бертавыштан Тәбрис Яруллинны сайладылар. Көннең икенче яртысында Арча районына сәяхәт кылдык. Биредә дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татарлар өчен махсус программа әзерләнгән иде. Беренче тукталышыбыз бөек шагыйребез Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы әдәби-мемориаль музее булды. Форумның соңгы көне исә без - делегатларның хәтерендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия һәм "Печән базары" фестивале белән истә калачак. Кыскасы, үткәрелгән чаралар, яңа туган проектлар, форумнан алган хис-кичерешләр чиксез. Төрле кыйтгаларда сибелеп яшәүче татар халкы һәм аларның милләтне, телне саклап калу максатыннан нәтиҗәле эшләве сөендерә.

Алисә Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев