Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңел күзләреңне күрергә өйрәт! "Ярдәм" мәчетендә кунакта [+фоторепортаж]

Сезнең игътибар иткәнегез бармы, күп кенә чараларда, мәҗлесләрдә күпвакыт саулык - сәламәтлек телиләр. Әлбәттә, бу бик матур күренеш. Саулык - зур байлык, билгеле. Беләсезме, үз гомерендә бер тапкыр да авырып карамаган кеше генә авыруның хәлен аңлый алмыйдыр. Бигрәктә сау - сәламәт кеше мөмкинлеге чикле кешенекен аңламый.

Мөмкинлекләре чиклеләр турында сүз кузгалтуым юкка тугел. Бу кешеләр көчле рухлы, ныклы ихтыяр көченә ия булган, талантлы шәхесләр. Шәхесләр дип әйтергә тулы хокукым бар. Чөнки сәламәт кеше булдыра алмаган күп кенә эшлэрне башкаручыларны шәхсән үзем беләм. Спортта, мәдәният һәм сәнгать өлкәседә, һәм башка өлкәләрдә дә. Алар эшләгән кул эшләнмәләре, бу эшләрнең матурлыклары, ирешкән дәрәҗәләре... Саный китсәң бихисап.
Танышларым арасында мондый шәхесләр күп. Күбесе белән "ВКонтакте" социаль челтәрендә аралашабыз. Инстаграмда фотолар белән алышабыз. Әлеге танышларымның берсе - Буа кызы Лилия Сәләхетдинова. Мөгаен, ул күпләрегезгә таныш. Ә үзем 3 елга якын танышмын. Һәрдаим аралаып торабыз. Лилия күп кенә шигырьләр һәм җырларның авторы. Иҗат җимешләре тупланган "Иҗатымда минем тормышым" (2012ел), "Күңелем көндәлеге" (2013 ел), "Ярдәм" (2015) дип исемләнгән китаплары бар. Башкалабызның "Ярдәм" мәчетендә сәркәтип булып эшли. Шулай ук, "Буа энҗеләре" оешмасы һәм Казаныбызның "Ярдәм" мәчете каршында оешкан Мөслимә хатын-кызлар клубы әгъзасы да бит әле ул.
Үзенең булмышы һәм эшчәнлеге белән күпләрне таң калдырган адашым Лилия "Ярдәм" мәчетенә чакырды. Бардым. Үзем генә дә түгел, апам Рәсимә абыстай Рәхимова дин сабаклары бирә торган Явлаштау, Иләбәр, Саба төркемнәрендәге кызлар белән.
Әлеге сәяхәттән алган кичерешләр сөйләп бетергесез. Беразын гына булса да сезгә дә ирештерәм. Иң элек бераз гына тарихка күз салыйк. 2013 елның 19 июлендә ачылган "Ярдәм" мәчете Россияда һәм чит илләрдә тиңе булмаган яңа уникаль үзәк. Әлеге үзәк бер зур комплекс, анда намаз уку залы белән мәчет, чит регионнарда килучеләр өчен тулай торак, ашханә, мини-типография урнашкан. Бу үзәктә күрмәче һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләнү узалар. Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язырга, Коръән сабаклары өйрәнәләр, компьютер курслары үтәләр, төрле һөнәрләр узләштерәләр. Имамы Илдар Баязитов. Әлеге шәхес 2002 елда ук "Сөләйман" мәчетендә эшләгәндә үк, төрле социаль юнәлешләр буенча эш алып бара.
Шөкер, әлеге "Ярдәм" мәчете турында күптәннән хәбәрдар идем. Куңел түрендә әлеге мәчеткә бару турында бер хыял яши иде. Менә ул да тормышка ашты. 25 кешелек төркемебезне мәчеттә бик җылы каршы алдылар. Килеп керүгә ук, чисталык һәм пөхтәлек күзгә ташлана. Ә тәнгә һәм җанга, җылы кием кигән кебек, рәхәтлек, тынычлык урнашты.
Иң элек ала килгән күчтәнчләребезне тапшырдык. Аннары икенче катта урнашкан, махсус хатын-кызлар өчен булган намаз бүлмәсендә мәчет намазын укыганнан соң, үзәк буенча экскурсия булды. Безне килгән минутлардан ук, сүз башымдагы танышым Лилия озатып һәм таныштырып йөрде. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр дин сабаклары ала торган классларны, Луи Брайль системасы буенча бастырылган Коръән һәм башка төрле китаплар тупламмасы булган китапханәне күрдек. Шәкертләр безгә, алган белемнәрен, китаптан капшап, укып күрсәттеләр. Компьютер классында, начар күрүчеләр өчен, махсус программа нигезендә, Коръәнне зурайтып укыйлар. Шулай ук, әлеге үзәктә дин сабаклары белән генә чикләнмиләр. Мөмкинлекләре чиклеләр өчен кул эшләре бүлмәсе дә эшли. Ул бүлмәдәге матур кул эшләрен күрсәгез. Алай гына да түгел, ашау әзерләү серләренә төшендерәләр, әйләнә-тирә мөһиткә җайлашырга өйрәтәләр. Аның өстәвенә, күп кенә мәдәни һәм спорт чараларында катнашалар яки үзләре оештыралар.
Үзәктә мөмкинлекләре чиклеләр кешеләргә тернәкләнү өчен бөтен шартларда тудырылган дисәң дә була. Чит регионнардан килүчеләр өчен яшәү бүлмәләре, ашханә бар. "Уңайлы мөһит" программасы нигезендә, бэдрэф, коридорлар махсус тоткычлар, сары линияләр белән җиһазландырылган. Лифт эшли. Массаж һәм шундый тернәкләнү процедуралары бүлмәсе эшләп килә. Экскурсия тәмамлангач, табын артында чәй эчтек. Әзерләгән ризыклары искиткеч тәмле иде.
Соңрак Раил хәзрәт Әхмәтов, зур намаз залында вәгазь сөйләде, узенең һәм барлык коллектив, тернәкләнү узучылар исемненнән олы рәхмәтен белдерде. Без уз чиратыбызда хәер-садакаларыбызны да тапшырдык. Алып килгән күчтәнәчләребезгә һәм биргән хәер-садакаларга дога кылынды. Шулай уңай тәэсирләр белән йөргәндә, өйлә намазының якынлашканын да сизми калганбыз. Әлбәттә, өйлә намазында укыдык.
Әлеге сәяхәтнең ахырында барысы өчендә Алланың олы рәхмәте яусын дип кайтыр юлга кузгалдык. Кайтканда апайларга "Сезнең уй-фикерләрегез?" дип сорау бирдем. Барысыда бердәм булып: "Оештырган өчен мең рәхмәт" дип җавап кайтардылар. Үзегезгә рәхмәт апайлар. Рәхмәтемнең иң олысы якын дустыма әйләнгән Лилия дустыма. Саулык һәм иҗади уңышлар аңа.
Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә. Саулык - зур байлык дип юкка гына әйтмиләр. Сәламәт булыйк. Мөмкинлегеездән чыгып, булыша алырдай кешеләргә, мөмкинлекләре чиклеләргә ярдәм кулын сузып, җан тынычлыгында, якыннарыбызны рәнҗетмичә, матур яшик.

Экскурсиягэ килергэ телэучелэр 89053199733 номерына шалтырата алалар.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев