Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Лукоз Саба” кәҗәләренең киләчәге өметле [фоторепортаж]

"Лукоз Саба" Россиядә баш саны буенча иң эре кәҗә фермаларның берсе. Ферма 2700 башка исәпләнгән.

Бүгенге көндә ике мең кәҗәсе белән беренче урында бара. Икенчедә Йошкар-Оладагы "Лукоз" фермасы. Өченче урында Петербург шәһәрләрендәге фермалар.

. Бүгенге көндә биредә 25 кеше хезмәттә. Коллектив яшь. Уртача хезмәт хакы - 14 мең сум. "Лукоз Саба" фермасы директоры урынбасары Рәзил Гарипов әйтүенчә, үз мөмкинлекләреннән чыгып, хезмәт хакларын арттыруга да ирешкәннәр.

Сөтле кәҗәнең язмышы бәти вакыттан ук башлана. Шуны истә тотып, кәҗә бәтиләре өчен бар шартына туры китереп өр-яңа торак төзелгән.

Син савымчы, мин бәти караучы дип аерып карау юк. Барысы бердәм булып эшлиләр, - дип хезмәткәрләрне дә мактап алды Рәзил. Ферма хезмәткәрләренең хезмә­тен "Лукоз Саба"ның директоры Тарас Кожанов та уңай бәяли.

Тулырак мәгълүматны "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев