Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ләйлә Дәүләтова үзенең кемгә кияүгә чыкканы турындагы имеш-мимешләргә нокта куячак

Татар эстрадасында аерым бер урын алып тора ул. Шагыйрә дә, журналист та, җырчы да, алып баручы да, 2 ноябрьдә бер яшен тутыручы кызы Гөлмәрьямгә әни дә.

Ә иң кызыгы: бүгенге көнгә кадәр халык Ләйләнең кемгә кияүгә чыкканын белми. Ләйлә дә имеш-мимеш, гайбәт сүзләрдән тәмам туеп, тамашачыга бар булган серне ачарга теләвен әйтте. Шагыйрә Чаллы һәм Казанда октябрьдә узачак концертларында имеш-мимешләргә нокта куячак.

"Концертта бик күп яшь егет-кызлар катнашачак. Раяз Фасихов бөтенләй өр-яңа образда чыгачак. Альбина Апанаева белән Дилә Нигъмәтуллинадан кечкенә генә спектакль күрә алачаксыз. Үзенчәлекле тавышлы җырчы Лилия Мингулова да чыгыш ясаячак. Шулай ук "Казан егетләре" төркеме дә булачак. Тулаем алганда, концерт яшьләрчә булыр дип көтелә. Мин дә бөтенләй яңа образда чыгачакмын. Шаккатачаксыз", - ди Ләйлә Дәүләтова.

"Концертның режиссеры - Ранил Нуриев. Аның белән без күптән эшлибез. Кешеләр безнең арада әллә нәрсәләр бар дип сөйли. Безнең арада бөтен нәрсәләр дә бар (көлә)! Беренчедән, без - иҗади дуслар. 10 ел элек танышкан идек. Безнең дөньяга карашлар туры килә. Без аның белән рәхәтләнеп талашабыз (көлә.) Әмма ничектер күнегеп киттек бугай. Хәзерге талашулар бик кызык, бик тәмле. Дөресрәге, бәхәсләшүләр. Яшь аермасы бераз бар. Тик кешедә яшь аермасы булмый. Бары акыл аермасы була. Ул миннән күп нәрсәләрдән акыллырак. Бигрәк тә иҗат ягыннан киңәшләр биргәндә".

Мәгълүмат һәм фотолар Интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев