Котлыйбыз!
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиевка "Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов кул куйды.
Мактаулы исем күпьеллык намуслы хезмәт һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен бирелде.
Нет комментариев