Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Милләтем буенча рус кызы булсам да, татар телен яхшы беләм!"

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дə безнең өчен Иң кирəкле, затлы тел.


Милләтем буенча мин рус кызы, татар телен дә яхшы беләм. Радио-телевидениедә башка милләт кешеләренә татар телен өйрәтү курслары үткәрелә. Мин ул тапшыруларны бик теләп карыйм. Безнең гимназиядә 901 бала белем-тәрбия ала. Шуларның 19ы - төрле милләт вәкилләре. Алар арасында руслар, таҗиклар, төрек һәм марилар да, әрмәннәр дә бар. Аларның күбесе безнең 8 нче В сыйныфында укый. Без үзара дус һәм тату гаилә кебек, бер-беребезнең телен һәм милләтен хөрмәт итәбез. Мин рус кызы булсам да, татар телен яратып өйрәнәм. Гимназиядә татар теленә өйрәтү өчен төрле чаралар үткәрелә. "Туган тел көне" уңаеннан, төрле милләт балалары арасында КВНнар, китапханәдә викториналар, татар теленең матурлыгын күрсәткән шигырьләр сөйләү конкурслары еш үтә. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында укучыларыбыз ребуслар, башваткычлар төзиләр, шул уңайдан "Татар теле - матур тел" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Дәресләрдән соң, гимназиянең, шулай ук район китапханәсенең уку залларында утырырга яратабыз, сүзлекләр белән эшлибез. Укытучыбыз Рафига Мөхәммәтовна безне татар теленә өйрәтү өчен кызыклы алымнар куллана. Дәресләрдә, татар милләтеннән булган дус кызларым миңа татар теленең тылсымлы, могҗизалы тел икәнлеген төшендерәләр. Мин татарча сөйләшәм! Татар телен яратам!

Антонина Разомазова,
Саба гимназиясенең VIII В
сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар теле мин татарча сөйләшәм саба гимназиясе