Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мишәбаш мәдәният йортында "Көзге байлык" бәйрәме уздырылды [+фоторепортаж]

Мишәбаш мәдәният йортында "Көзге байлык" дип аталган күңелле чара, уңыш бәйрәме уздырылды. Көзге уңышларны ала башлаганчы ук, иң зур кабакка, иң зур бәрәңгегә һәм кызыклы үскән яшелчәгә конкурс игълан ителгән иде.

Бәйрәм көнне авыл халкы шушы яшелчәләрне мәдәният йортына алып килделәр. Балалар һәм өлкәннәр кабактан һәм башка яшелчәләрдән төрле композицияләр ясап китерделәр. Соңыннан ясалган композицияләргә урыннар бирелде. Иң зур кабак үстерүче - Аглиева Резеда, иң зур бәрәңге үстерүчеГалиуллина Тәгзимә апа булды, иң матур композицияне - Маликова Рүзилә апа ясап алып килде. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән аралашып күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X