Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәртен “Лимузин”нары

Терлекчелек тармагының беренче квартал эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган район семинар-киңәшмәсе "Мәртен" агрофирмасы базасында Туктар клубында ясалды.

Соңгы елларда Мәртен фермасы республика хуҗалыкларына нәселле токымлы ит сыерлары үстереп сату белән шөгыльләнә. Чиста "лимузин", кара-чуар, катнаш токымлы сыерларны асрау, алардан туган үгез һәм тана боөзауларны үстерү, кыскасы, агрофирманың эшчәнлеге белән генераль директорлары Илшат Миңнебаев таныштырды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинның таналар белән эшләү, баш саннарына кагылышлы сорауларына агрофирманың директоры Әскәр Фатыйхов ачыклык кертте. Киңәшмә барышындагы сөйләшүдән ит токымлы сыерлардан туган тана бозауларны үстереп, аларны нәселле терлек итеп сату һәм кыймәтле "мәрмәр" ит җитештерү өчен бик күп эшләргә кирәклеге аңлашылды.

Аннан соң идарәнең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Нәҗметдин Хаҗипов видеослайдлар ярдәмендә район хуҗалыкларының беренче кварталдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре түбән булган хуҗалыкларның җитәкчеләренә һәм зооветеринария белгечләре сәбәбен аңлаттылар. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакиров бозауларның сакланышының 80 проценты азык рационыннан һәм торакларның үз вакытында дезинфекцияләнүеннән торуын әйтте.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше "лимузин"нар үстерелә торган Мәртен фермасында төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X