Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәче авылы сабантуе [+фоторепортаж]

4 июнь көнне Олы Кибәче авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе булып узды.

Бәйрәмгә төрле җирләрдә таралып гомер итүче авылдашларыбыз да кайткан иде. Бәйрәм узган елгы Сабантуй һәм Кыр батырын зурлау белән башланып китте. Җигүле атларга утырып милли киемнәрдән мәйданга кергән авылыбызның акъәбиләре,уңган киленнәре бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. Клуб мөдирләре: Шакирова Ф.,Хадиуллина Г.,Шәрәфиева Г. һәм китапханә мөдире Фатихова Г., балалар бакчасы мөдире Хабибуллина С. бәйрәмне матур итеп ачып җибәрделәр. Сабантуй бәйрәмен җыр-бию,төрле уеннар белән матур итеп алып баруда Арча районы егетләре зур көч куйды. 2016 нчы елгы сабантуй батыры күп еллардан бирле мәйдан тоткан, район сабантуйлары батыры булган Төбәк авылы егете Айрат Исмагилов булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев