Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Озын гомер - Аллаһ бүләге [+фото]

90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә.

Бу көннәрдә Иштуганда яшәүче Мария Иванова һәм Сабада гомер итеп, соңгы вакытта Югары Шытсуда яшәүче Бибимәликә Әхмәтвәлиева 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, «Балкыш» үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Иштуган авыл җирлеге башлыгы Ренат Галиәхмәтов тәбрикләде. Әбиләрнең икесе дә яшьтән тормыш йөген тартып, илгә төшкән авырлыкны күтәрүгә бөтен көчләрен бирәләр. «Эшләмәгән эш, күрмәгән авырлык калмады», - ди алар. Мария түти 16 яшеннән Кукмара кирпеч заводында эшли. 1981 елда Иштуган кибетендә җыештыручы булып лаеклы ялга чыга. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген дә хуҗалык эшләрендә булыша, кош-кортлар карый. Бибимәликә әби туганнары Рүзәл һәм Хәния гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев