Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Почтаны техник яңарыш көтә

Саба районара почтамтында 2016 ел йомгакларына багышланган җыелыш күңелле миссия белән башлады.

Эш стажы 37 ел булган шофер Мулланур Ганиевка Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының, Ике басу Арташ почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Нәзифә Мөхәрләмова "Россия почтасы" федераль унитар предприятиесе директорының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әйтергә кирәк, үз һөнәрләре осталары тупланган коллективның еллык эш күрсәткечләре дә уңай. Почтамт Саба районы муниципаль берәмлеге арасында төзелгән социаль-икътисадый хезмәттәшлек йөкләмәләрен үтәгән предприятиеләрнең берсе. Гомумән, почтамт начальнигы Фәнил Ильясов чыгышында күпчелек үсешне чагылдырган күрсәткечләр китерелде. Кайбер оешмаларда эш урыннарын кала саклап алмаганда, биредә хезмәткәрләр санының 32гә артуы, хат ташучыларның хезмәтенә түләүдә уңай динамика - куанычлы күренеш. Шулай ук "Татарстан почтасы" директоры урынбасары Роберт Галимов та тармакта көтелгән уңай үзгәрешләр турында сөйләп куандырды. Быел Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә почтамтлардагы барлык касса аппаратларын, искергән компьютер техникасын яңача алыштыру, программаны камилләштерү планлаштырыла һәм моны 1 июльгә кадәр хәл итәргә кирәк. Программаның үзгәрүе операторларның җаваплылыгын нык арттыра, барлык операцияләр шунда ук салым органнарына җибәрелгәнлектән, ялгышны төзәтеп эшләү мөмкин булмаячак. Җыелышта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов катнашты һәм республика логистика үзәге төзелүнең барлык почта тармагы эшчәнлегендә уңай чагылыш табачагын билгеләп үтте, коллективка халыкка почта хезмәте күрсәтүдә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев