Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Районда руль артында утыручы 10 исереккә беркетмә төзелде

Аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителүгә карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен шушы рәвешле тупас бозучылар кимеми.

Быел 3 айда 26 йөртүченең канында 0,16 промилледән күб­рәк алкоголь ачыклануы, ягъни 2016 елның шушы чоры дәрәҗәсендә калуы шул хакта сөйли. Шул исәптән ЮХИДИ инспекторлары 10 исереккә беркетмәне март аенда төзеделәр. Шуларның икесенә - Түбән Шытсу авыл җир­легеннән М.га һәм Теләче районыннан кил­гән Ф.га исерек хәлдә машина йөрткән өчен җа­ваплылыкка тартылганнан соң бер ел да узмыйча кабат аек булмаган килеш руль артына уты­рулары сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Әй­тергә кирәк, М.ның 2014 елда да юл хәрәкәте кагыйдәсен шушы рәвешле тупас бозуы билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев