Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбыз халкы Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга бердәм килә [+фото]

Районыбыз халкы Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга бердәм килә. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та 2476нчы Лесхоз сайлау участогында сайлау бюллетенен беренчеләрдән булып алды. "Кемне сайлыйбыз, шулай тормыш итәбез. Моңарчы сайлаган депутатларыбыз сынатмады, Киләчәктә дә шулай була күрсен. Бергә матур итеп яшәргә язсын",- диде Рәис Нургали...

Районыбыз халкы Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга бердәм килә.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та 2476нчы Лесхоз сайлау участогында сайлау бюллетенен беренчеләрдән булып алды. "Кемне сайлыйбыз, шулай тормыш итәбез. Моңарчы сайлаган депутатларыбыз сынатмады, Киләчәктә дә шулай була күрсен. Бергә матур итеп яшәргә язсын",- диде Рәис Нургали улы.

Алны-ялны белмәүче кешеләр арасында иртәнге сәгать 8дән үкүзләренең гражданлык бурычларын үтәп, тыныч күңел белән өйләренә кайтучылар шактый булды. Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 2483нче сайлау участогында көтелгән минутлар җиткәч, комиссия рәисе Гөлнар Нуруллина сүз алып, тавыш бирүләрнең башлануын игълан итте, сайлаучыларга әлеге сәяси вакыйга уңаеннан теләкләрен җиткерде, беренче сайлаучылар Радик Кадыйровка һәм Гөлсәрия Рәхмәтуллинага истәлек бүләге тапшырды. Аларның аягы җиңел булды. Сайлау башланып 15 минут үтүгә, комиссия өстәле янында чират та хасил булып алды. Яшь сайлаучылар өчен әзерләнгән бүләк яшьләрдән участокка беренче булып килгән Гөлназ Кадыйровага һәм Илфат Дәүләтовка бирелде. Гомумән, тавыш бирергә килү өчен һәркем үзенә кулай вакытны сайлады. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов та җәмәгате Гөлсинә ханым белән гражданлык бурычын 2483нче сайлау участогында үтәде.

"Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнен бәйрәм дип әйтергә кирәк һәм моңа барыбыз да зур җаваплылык белән килдек. Сайлауларга кадәр халык белән күп аралашырга туры килгәнгә моны ышаныч белән әйтәм. Ике сайлау арасында башкарылган эшләр барысы да дөрес һәм халык фикере белән аваздаштыр дип табам, алдагы елларда да "Бердәм Россия" сәяси партиясе җитәкчелегендә үзебезнең кабул иткән программаларны, төзегән планнарны, эшләнеп бетмәгән эшләрне, халыктан кабул ителгән тәкъдимнәрне хәл итү юнәлешендә зур бурычлар тора. Боларның үтәләчәгенә шикләнмәскә мөмкин. Мин үз тавышымны чын күңелдән "Бердәм Россия" партиясенә, аның кандидатларына бирдем. Райондашларым да гражданлык позицияләрен шулай белдергәннәрдер дип уйлыйм",- диде башкарма комитет җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев