Үрмәләүчеләр ярышына килегез
Кичә, бүген, иртәгә

Үрмәләүчеләр ярышына килегез

Иртәгә - шимбә көнне Саба спорт комп­лексында районыбызда традициягә кергән үрмәләүчеләр бәйгесе үткәрелә. Ярышларда 7 айлыктан алып 3 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чараның максаты: гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ялларны оештыруда аларның үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту, үсеп килүче буынны кечкенәдән спортка тарту. Ярышлар 10 сәгать- тә башлана, тамаша кылырга рәхим итегез, бик күңелле булачак.


Нет комментариев