Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба кызы Ләйсән Зарипова – Россиядәге бердәнбер Даун синдромлы биюче кыз[+видео]

Ниһаять, Сабаның "кояшлы бала"сы Ләйсән Зарипова белән якыннан таныштым. Быел апрель аенда Ләйсән Россия башкаласында танылган тренер-оста Наталья Буллда белем алып, лицензияле фитнес-инструктор булып кайтты. Бу уңайдан Ләйсәннең әнисе - Рәмзия ханым кызының уңышлары белән уртаклашты.

- Рәмзия ханым, Ләйсән чыннан да бик тырыш. Күптән түгел аның лицензияле инструктор булуы аеруча таң калдырды. Чын күңелдән котлыйбыз!

- Әйе, үзебез дә сөендек. Бу лицензия белән бөтен ил буенча укытырга мөмкин. Кызларны җыеп, Сабада мастер-класслар күрсәтәбез хәзер. Киләчәктә Ләйсәннең уңышлы гына эшләп китүен телим. Моның өчен аңа берникадәр этәргеч кирәк. Ихлас күңелле җитәкчеләребезгә таянырбыз дип өметләнәм.


P.S. "Пусть говорят" тапшыруында булып кайткан Ләйсән Зарипова белән аның әнисе нинди хис-кичерешләр алган? Ләйсән үзе ничә яшендә бии башлаган? Казанга килгән Ник Вуйчичка нинди бүләк әзерләгән? Бу һәм башка сорауларга җавапны видеода карый аласыз(27:03 минутта Ләйсән турында башлана).

Эльза ГАЗИЗОВА

http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев