Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча конкурс-викторина үткәрелде [+фоторепортаж]

Узган ялларда Саба җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәте тарафыннан балалар өчен Ислам нигезләре буенча конкурс-викторина үткәрелде.

Шимбә,7 ноябрь көнне бәйге малайлар һәм яшүсмер егетләр өчен оештырылса, якшәмбе 8 ноябрь көнне дини белемнәрен күрсәтергә Аллаһ йортына кызлар җыелды. Конкурста районыбызның Мишәбәш, Иләбәр, Лесхоз, Татар Икшермәсе, Явлаштау, Олыяз, Пүкәл, Килдебәк, Шәмәрдән, Саба мәхәлләләреннән җәмгысе 70 тән артык бала катнашты. Конкурс шартлары буенча, балалар иң элек Пәйгамбәребезнең тормыш юлы (сира), динебез нигезләре (фикъ), Ислам тарихы, татар мәгърифәтчеләре буенча 60 сорауны берләштергән билетларга язмача җаваплар бирделәр.Ә конкурс өчен барлыгы 300 сорау әзерләнде. Бәйгегә әти-әниләре белән бергә әле укый-язарга өйрәнеп кенә килүче 6-7 яшьлек балалар да килгәннәр иде, аларга сорауларга телдән җавап бирергә туры килде.Чараның икенче өлешендә балалар тәҗвид буенча сүрәләр укып күрсәттеләр, Коръәннән карап укучыларга (андыйлар да шактый булды) өстәмә баллар язылды. Алга таба малайлар азан әйтүдә, кызлар хәдисләргә аңлатмалар бирүдә көч сынаштылар. Гомуми балларны кушып исәпләгәннән соң, Сабадан Камол Камолов, Фәнзилә Ганиева Мишәбәштан Исламия Гафиятова, Рүзәл Әхәтов, Олыяздан Илсаф Габизов, Шәмәрдәннән Сәйдәнур Филлипова, Сөләйман Зиннәтуллин, Явлаштаудан Алия Сабирҗанова (һәркайсы үз яшь категориясе буенча) беренче урынга лаек булды. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов бәйгедә катнашкан һәр балага рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм призлы урын алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.Конкурс-викторинадан анда катнашучы балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик канәгать калды. "Бу бәйгегә кызыбыз гына түгел, бөтен гаиләбез белән әзерләндек. Дини белемебез бик аз икән, шуны аңладык. Әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе безгә. Бу юлы кызыбыз призлы урын алмады, әмма киләчәктә ныклап әзерләнергә аңа бер сәбәп булыр, сораулар тупланмасын өй эше итеп үзебез белән алып кайтабыз.Барлык оештыручыларга зур рәхмәт" диде Сабадан килгән бер катнашучының әнисе. Мәчеттә балалар белән күмәкләшеп җәмәгать намазы укылды, тәнәфестә чәй табыны әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев