Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте [+фото]

Аллаһ илчесе - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): «Ураза тотучының ике сөенече булыр: авыз ачкан вакытында сөенер һәм Раббысы хозурына барып, Аның дидарын күргән вакытында», - дип әйтеп калдырган.

Дөрестән дә, көне буе ризыктан, судан тыелып торганнан соң, кояш баегач табын артында күмәкләшеп авыз ачу, ягъни ризыктан авыз итүнең ләззәтен берни белән дә чагыштырып булмый! Бу шатлыкны гаиләң, якыннарың, дин кардәшләрең белән бергә кичерсәң икеләтә куанычлы. Бу көннәрдә күп кенә йортларда Коръән ашлары, авыз ачтыру мәҗлесләре үтә, шулай ук мәчетләрдә дә бер-бер артлы Ифтар ашлары уза башлады. Шундый саваплы мәҗлесләрнең берсе Саба җәмигъ мәчетендә дә үтте.

Икенде намазына җыелучылар башта Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлегеннән Коръән хафиз Гали хәзрәтнең үтемле вәгазен тыңладылар. Ахшамга азан әйтелгәч, ирләр - өске катта, хатын-кызлар беренче каттагы намаз бүлмәсендә корылган табыннар артына түгәрәкләштеләр. Өстәлдәге сый-нигъмәтләрнең исәбе юк иде.

Урамда казанда үзбәк пылавы, хуш ис чыгарып итле яшелчә ашы пеште. Тәм- томнарны хәстәрләргә кем акчалата, кем үзе пешереп алып килгән тәгамнәр белән кечкенә генә булса да өлешен кертергә омтылды. Аш табынына дога кылганнан соң, җәмәгать рәт-рәт булып Тәравих намазына тезелеште.

Ильмира Галимуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев