Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде

Кичә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минңеханов рәислегендә район Советының чираттагы утырышы булды.

Депутатлар каравына түбәндәге көн тәртипләре кертелде:

1.Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында; 2.Муниципаль берәм­лекләрдә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында; 3.Муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында; 4. Саба муниципаль районы мәнфәгатьләрендә гавами сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибенә үзгәрешләр кертү турында; 5.Саба муниципаль районының "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм шәхси төзелеш өчен бирелгән җир кишәрлекләренең чик мәйданнары турында"гы карарын (21.11.2011, №86) көчен югалткан дип тану турында; 6.Саба муниципаль районының 2016 елның 16 декабрендәге 80нче санлы карарына үзгәрешләр кертү турында. Әлеге мәсьәләләр буенча юридик бүлек мөдире Альберт Миникаев, финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев