Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы савымчылары беренче бишлеккә кергән

Татарстанда хәзер көненә 3230,2 мең тонна сөт савыла.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алдагы ел белән чагыштырганда, Татарстанда 2016 елда сөт күләме 1 процентка артып, 1770,4 мең тонна тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында савылган сөт күләме 3,3 процентка артып, 1066,2 мең тоннага җиткән. Шәхси хуҗалыкларда исә киресенчә, сөт күләме кимү сизелә. 2016 елда Татарстанда сыер асраучылар бары 562,9 мең тонна гына сөт савып алган. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 96,8 процент тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан парламентының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында мәгълүм булды.

Сүз уңаеннан, Татарстанда хәзер көненә 3230,2 мең тонна сөт савыла. Узган елның 8 феврале белән чагыштырганда, үсеш - 5 процент. Бер сыердан уртача 13,8 килограмм сөт савып алына. Иң күп сөт савучылар арасында беренче бишлектә - Әтнә, Саба, Кукмара, Мамадыш, Балтач районнары.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/08/134653/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев