Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районына беренче урын

Республикада Яңа ел белән бәйле конкурс-бәйгеләргә йомгак ясалды.

Аларда безнең район да уңышлы катнашты. "Административ үзәкләре район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль районнарда үзәк чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә безнең район 1нче урынны яулады. Шулай ук "Төньяк зонадагы җирлекләр арасында үзәк чыршы иң яхшы бизәү номинациясендә Шәмәрдән авыл җирлеге дә шундый ук уңышка иреште. Республика берьюлы ике 1нче урынны яулау хезмәт коллективларының яңа ел чараларын үткәрүгә әзерлектә уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Райондашларыбызның иң яхшы чыршы өчен интернет тавыш бирүдә актив катнашулары да зур роль уйнады. Район Советы һәм башкарма комитет сабалыларга шушы җиңүгә керткән өлешләре зур рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев