Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районының исерек һәм куркыныч йортүчеләре

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүчеләр турында язуны дәвам итәбез.

Дөрес, әлегә исем-фамилияләрен күрсәтмибез. Инде болай да 2 яки 1,5 елга "права"сын алдырган һәм 30 мең сум штраф түләгән кеше газетага язып дөньяга фаш итүне күтәрә дә алмаска мөмкин. Аларны, авылларын язсак та, бик тиз чамалыйлар. Әйтик, июнь ае исерек йөртүчеләре исемлеген Арташ якларыннан "Логан" автомобиле хуҗасы башлады. Аннары инспекторлар 6 июньдә Тат.Икшермә юлында "Дэу-Нексия" машинасын йөртүчене тоткарладылар. Икенче көнне Юлбат кешесе "ВАЗ-21074"кә аек булмаган хәлдә рульгә утырган булып чыкты. Ә 15 июньдә өч кешегә - Курсабаштан "МТЗ-80" тракторын һәм "Иж" мотоциклын йөртүчеләргә һәм Шәмәрдәндә "Лада-219410" хуҗасына беркетмә төзелде. Хәзер алар судка чакыру көтә. Быел 5 айда 34 йөртүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде инде. Анализларга караганда, быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен каршы полосага чыгып бозучылар да күбәеп киткән. Барысы 59 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән төзәтмәләр нигезендә хәзер андыйлар "Куркыныч йөртүче" булып саналалар. Кыскасы, кагыйдә бозуның яңа төре ("Опасное вождение") барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев