Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба сөт комбинаты кабат эшли башлады

Комбинат эшли башлады Бу атнада Саба сөт комбинатында истәлекле вакыйга булды: завод яңа инвестор - "Башмилк" компанияләре төркеме составында эшли башлады. "Башмилк" Башкортстанда "Край курая" сәүдә маркалы продукциясе белән билгеле. Яңа хуҗаларга Сабада җитештерүне җайга салып җибәрү җиңел булмый. Кайчандыр 80 кешегә эш урыны булган предприятиене торгызу күп финанс чыгымнары...

Комбинат эшли башлады

Бу атнада Саба сөт комбинатында истәлекле вакыйга булды: завод яңа инвестор - "Башмилк" компанияләре төркеме составында эшли башлады. "Башмилк" Башкортстанда "Край курая" сәүдә маркалы продукциясе белән билгеле. Яңа хуҗаларга Сабада җитештерүне җайга салып җибәрү җиңел булмый. Кайчандыр 80 кешегә эш урыны булган предприятиене торгызу күп финанс чыгымнары сорый. Комбинатны яңа хуҗага кадәр арендага алып эшләтүчеләр цехларда җимереклекләр генә калдыралар, күпчелек җиһазларны сүтеп алалар, металлоломга турыйлар. "Экопродукт" җитәкчеләренә продукция эшкәртүне туктамау мәсьәләсендә төрле вариантлар тәкъдим ителсә дә, сөйләшүләр нәтиҗә бирми. Җитештерүне кабаттан торгызу өчен эшне өр-яңадан диярлек башларга туры килә. Яңа инвесторның тырышлыгы белән ике атна элек комбинатны реконстукцияләү максатында зур масштаблы эш алып алып барыла: цехка яңа җиһазлар сатып алына, котельный, суыту, компрессор җайланмалары торгызыла.

-Җитештерүне кабаттан башлап җибәрүгә булышканнарга һәм язмышыма рәхмәтлемен. Мин Россиянең барлык төбәкләрендә эшләдем, Уренгойдан алып Геленджикка кадәр зур нефть-газ комплекслары төзедем. Әмма беркайда да хакимиятләр тарафыннан Сабадагы кебек игътибарлы караш күрмәдем. Килеп туган проблемаларны хәл итүдә район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, "Татагролизинг" җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм завод коллективы зур ярдәм күрсәттеләр. Сез эшчеләргә карагыз. Комбинат язмышы өчен янып-көеп йөргән кешеләрнең йөзенә нур кунды, предприятиенең эшләп китүе барысы өчен дә зур бәйрәм булды,- дип сөйләде компаниянең директорлар советы рәисе, Россиянең мактаулы төзүчесе Динар Галиев.(Тулырак язманы 6 октябрь көнне чыккан Саба таңнары газетасыннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев