Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба тамашачысы “Мәхәббәт чишмәсе” ндә

Легендар якташыбыз Шәүкәт Биктимеров истәлегенә районыбызда театр елы игълан ителгәннән соң, оешма-предприятияләребез, авыл җирлекләре әлеге иҗади хезмәткә ныклап керештеләр.

Һәр коллектив, спектакль сайлап алып, рольләр бүлешүне, репитицияләрне башлап җибәрде. Спектакль сайлашуда, репитицияләр үткәрүдә, спектакльләргә хәзерлек вакытында, район мәдәният йортыннан бүленеп куелган белгечләр, тавыш режиссеры, утлар белән эшләүче оператор (куратор) үзләренең ярдәмнәрен күрсәттеләр. 18 январьда 2013 елның театр фестивален Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае" комедиясен сәхнәләштереп Саба гимназиясе җибәргән булса, 25 январь кичендә Саба тамашачысы алдында Саба кадет мәктәп интернаты имтихан тотты. Алар башкаруында сәхнәләштерелгән, Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" мелодрамасын тамашачы бик җылы кабул итте.

Матур-матур бию композицияләре, тематик җырлар, музыка белән баетылган спектакльне Ильнар Шамиль улы Гайнуллин җитәкчелегендәге кадет мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре зур осталык белән башкарды. Һәр күренеш, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Спектакльне сәхнәгә Дилбәр Гайнуллина куйды. Биюләрне, хореографик композицияләрне-хореограф Миләүшә Насибуллина хәзерләде. Әлеге коллективның, спектакльне ныклы хәзерлек белән башкарачакларын, жюрига һәм тамашачыларга дип хәзерләнгән программа-буклетларын кулга алуга ук ышанган идек.

Миннислам Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба кадет мәктәбе

2
X