Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада бурычлыларны комиссия тикшерде

Районыбызда транспорт, җир, милек салымнарын вакытында түләмәгән физик затлар күбәйгән.

Районда бурычларны түләттерү буенча төзелгән комиссиясенең Равил Гасыймов рәислегендә узган утырышында сүз шул хакта барды. Бу мәсьәләдә чираттагы сөйләшүгә Явлаштау, Килдебәк, Иштуган, Курсабаш, Юлбат, Шекше, Иске Икшермә, Тимершык, Сатыш, Мишә авыл җирлекләре башлыклары һәм бурычлылар үзләре дә чакырылган иде. Транспорт салымын түләмәүчеләр аеруча Шәмәрдән авыл җирлегендә күп һәм барлык әҗәт пеня белән бергә 390364 мең сум тәшкил итә. Түләүләрне сузу бурычның ай саен артып торуына китерә. Әйтик, Тимершыктан бер физик затның машинасы өчен транспорт салымы түләмәүдән пенясы гына да 3 мең сумга якын җыелган. Җирлек башлыгы Айдар Хаҗиевның аңлатуына караганда, фамилиясе Кавказ халыкларына хас яңгырашлы кеше хәзер башка районда яши икән. Ә 23 мең сум күләмендәге транспорт салымын безнең район буенча түләмәүче булып тора. Салымнардан качучылар арасында авыл җирендә пропискага кереп, иске генә техника сатып алучылар, әмма транспорт салымын ел саен түләп бармаучылар шактый, ул тора-бара "недоимкага" әйләнә. Күченеп йөрүчеләрдән салымнарны түләттерү кыенлаша. Утырышка чакырылган авыл җирлекләре буенча транспорт салымы графасында гына да бурыч ярты миллион сумга якын тәшкил итә. Әмма үз күләгәң артыңнан ияреп йөргән кебек, бурычтан да качып котыла алмыйсың. Барыбер түләргә туры киләчәк. Утырышта бюджетка бурычларны бетерү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру, тәэсирле юлларын эзләү, йогынты ясау механизмнарын эшкә җигү зарурлыгы турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев