Сабада “Конфедерация  кубогы – 2017”гә багышланган футбол чемпионаты үткәреләчәк
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада “Конфедерация кубогы – 2017”гә багышланган футбол чемпионаты үткәреләчәк

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ир-егетләр арасында "Конфедерация кубогы-2017"гә багышланган футбол чемпионаты үткәрү турында нигезләмәне раслады.

Ярышлар районда әлеге спорт төрен популярлаштыру, иң көчле командаларны ачыклау максатында үткәрелә. Чемпионат июнь-август айларында уздырылачак. Иске Икшермә, Мишә, Эзмә авыл җирлекләре командаларының катнашуы мәҗбүри. Ярышлар "Олимп" стадионында үтәчәк.


Нет комментариев