Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалылар: "Өч баланы мәктәпкә әзерләү өчен 25 меңләп акча кирәк [сораштыру]

Өч ай җәйне колачлаган каникул сизелми дә узып китте. Мәктәпләрдә балаларны белем иленә дәшеп, кыңгырау чылтырарга санаулы гына көннәр калды.

1 сентябрь якынлашкан саен әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яшиләр. Бу сөенечле мәшәкатьләр алардан шактый гына чыгымнар да таләп итә. Бүген кибетләрдә бернигә дә кытлык юк, бары әти-әниләрнең кесәсе һәм сабырлыгы гына чыдасын. Без бу нисбәттән кайбер әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, аларның фикер­ләре белән кызыксындык.

Гөлчәчәк Бариева, Туктар авылы:

- Без күпбалалы гаи­ләгә керәбез, өч бала тәрбиялибез. Олы кызыбыз Гөлинә 11 сыйныфка, уртанчы улыбыз Фәнис 8гә, кечесе Нәфис 4 сыйныфка укырга барырга әзерләнә. Башка әти-әниләр кебек үк без дә бу араларда мәктәпкә әзерләнү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яшибез. Өч баланы мәктәпкә әзерләү өчен кесәңнең нинди калынлыкта булырга кирәклеген чамалавы авыр түгел. Аллага шөкер, өч балабыз да җәйге ялларын файдалы хезмәттә үткәрделәр. Кызыбыз балалар бакчасында эшләсә, ике улыбыз хуҗалык көтүен көттеләр. Үзләренә дә беркадәр хезмәт күнек­мәләре алдылар, гаилә кассасына да ярдәмнәре тиде. Улларым икесенә бергә бер айга 13 мең сум хезмәт хакы алдылар. Әлегә уку өчен кирәк-яраклар, кием-салымнар алырга июль аеның хезмәт хакын көтәбез. Узган еллар буенча әйтә алам, өч баланы мәктәпкә әзерләү өчен 25 меңләп акча кирәк. Әле моңа уку елы дәвамында алынган әйберләр керми. Сумкаларны да икешәрне алырга туры килә. Хәзерге товарлар сыйфаты белән бер баладан икенчесенә калырлык мөмкинлек бирми. Тырышып укысыннар да, исән-сау булсыннар. Әти-әни өчен иң мөһиме шул.

Гөлнара Сәгыйтова, Байлар Сабасы:

-Без ирем Фәргать белән 7 бала - биш малай, ике кыз тәрбияләп үстерәбез. Иң олы улыбыз Айзат быел Казан дәүләт архитектура- төзелеш университетына укырга керде, кечесе Айдарга 1,5 яшь. Ике студент улыбыз җәй көне әтиләре белән бергә эшләп, үзләрен үзләре күпмедер тәэмин итәрлек акча эшлиләр. Бер улыбыз Казанда төрек лицеенда укый, кызыбыз Фәридә сәләтле балалар мәктәбенә 3 сыйныфка укырга бара. Әле аларның кирәк-яраклары тулаем комплектланмаган, 10ар мең акча кирәк булыр дип уйлыйм. Мин әйберне кирәгенчә, мәҗбүрилеген уйлап кына алырга тырышам. Сатып алганчы иң элек ул юылгач нинди хәлгә төшәсен кузаллыйм, нәрсә белән киертәчәгемне уйлыйм. Сыйфатлы киемгә өстен­лек бирергә тырышам. Үзем белән һәрчак блокнотымда һәр баламның бөтен параметрлары язылган үлчәмнәрен йөртәм, шуңа үзләрен ияртеп йөртү кирәкми дә. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясендә ике ел рәттән акчалата ярдәм күрсәтелде. Шулай кайгыртканнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Мәктәпләрдә бердәй формалар булдырылуын бик хуплыйм. Беренчедән, нәрсә киясе дип баш ватасы юк, икенчедән, беркем дә аерылып тормый.

Розалия Хөсәенова, Олы Кибәче:

-1 сентябрьне ел да зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Быелгысы аеруча үзенчәлекле: өченче балабыз - кызыбыз Талия беренче сыйныфка укырга бара. Бер көнебезне кызыбызга багышлап, Казан шәһәреннән уку әсбапларын, кием-салымнар җыйнап кайттык. Безнең Олы Кибәче мәктәбендә укучыларда бердәй кием итеп элекке кебек формалар белән ак алъяпкыч каралган. Бу кием без - әти-әниләргә бик якын, балаларның үзләренә дә бик ошый. Форманы 1 меңгә сатып алдык. Кызыбызны мәктәпкә әзерләү өчен 10 мең акча тоттык. Бу сан төрле кешедә төрлечә була инде. Чөнки киемнәрнең нинди генә бәядәгеләре юк. Һәркем юрганына карап аягын суза, диләр бит. Олы улыбыз Рәзиф Казан дәүләт аграр университетында укый, икенче улыбыз Рәсим 6 сыйныфка бара. Балаларны мәктәпкә әзерләү чыгымлы булса да, бик күңелле чор. Исән-имин, сәламәт кенә булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев