Әлеге чикләүләр май бәйрәмнәрендә бигрәк тә мөһим. Бу республикада янгынга каршы кертелгән махсус режимга бәйле, ул 25 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә булачак.
Әлеге чорда ризыкны ачык утта (учак булсынмы ул, мангалмы) әзерләү тыела.
Шулай ук 1-3нче куркынычлылык классына кергән пиротехник эшләнмәләрне куллану да тыела. Әлбәттә инде, коры-сары, чүп-чарны яндырырга да ярамый. Бу чорда тәртип бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк, махсус комиссия рейдлар оештырачак.


Нет комментариев