Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Президент белән очрашты

8 октябрь - Авл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Теннис академиясе республикабызның иң-иң алдынгы җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен, игенче-механизатор һәм терлекчеләрен үзенә җыйды. Сабадан район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендәге делегация дә әлеге бәйрәмнең кадерле...

8 октябрь - Авл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Теннис академиясе республикабызның иң-иң алдынгы җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен, игенче-механизатор һәм терлекчеләрен үзенә җыйды. Сабадан район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендәге делегация дә әлеге бәйрәмнең кадерле кунагы булды. Делегация составында 31 райондашыбыз бар. Алар арасында алдынгы хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрне дә күрәбез.

Бәйрәм тантанасына баручы комбайнчылар - "Нырты" хуҗалыгыннан Ильяс Миңнегулов, "Туган як"тан Айдар Тимергалиев һәм Илназ Маликов, "Саба" җәмгыятеннән Айрат Галимуллин һәм Рөстәм Газизҗанов, Сатыш бригадасыннан Әсгать Шакиров һәм Илһам Гыйльметдинов. Тракторчы-механизаторлар - "Саба" җәмгыятеннән Нурулла Сәйфуллин, Азат Вәлиев, Миңнебай Мәүлин, Айнур Газизҗанов, Васил Галимуллин, машина йөртүчеләр - "Саба" җәмгыятеннән Раил Хәйбриев һәм Муллахмәт Габделманов. Кунакка чакырылучы игенчеләр белән янәшә, терлекче хатын-кызларыбыз да бар. "Нырты" авыл хуҗалыгыннан сыер савучы Тәнзилә Мәхмүтова, Кибәче бүлекчәсеннән терлекче Язилә Сөнгатуллина да алдынгы хезмәт ияләре буларак чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев