Безнең "Балачак" балалар бакчасы Байлар Сабасының иң гүзәл урынына -зифа буйлы каеннар, юкәләр, миләш агачлары арасында урнашкан. Бакчабыз кышын ап-акка, җәен ямь-яшелгә, көзен алтынга күмелеп утыра. Ә язынбез җылы яктан кайтучы кошларны көтәбез. Аңа әзерлек бик җитди бара: җимлекләр куябыз һәм инде, әлбәттә, кош оялары хәстәрлибез. Бу акциягә хөрмәтле әти-әниләребез...
Безнең "Балачак" балалар бакчасы Байлар Сабасының иң гүзәл урынына -зифа буйлы каеннар, юкәләр, миләш агачлары арасында урнашкан. Бакчабыз кышын ап-акка, җәен ямь-яшелгә, көзен алтынга күмелеп утыра. Ә язынбез җылы яктан кайтучы кошларны көтәбез. Аңа әзерлек бик җитди бара: җимлекләр куябыз һәм инде, әлбәттә, кош оялары хәстәрлибез. Бу акциягә хөрмәтле әти-әниләребез актив кушыла.Быел да яңа 25 ләп оя ясап алып килделәр.
.jpg)
Ак буяулы бер оя бар
Бакчада зур агачта,
Очып килә шул ояга
Сыерчык яз булгач та .
Акция барышында сыерчык ояларын бакчабыз биләмәсендәге агачларга элдек. Бу зур чарада катнашкан һәр гаиләгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Табигать - анабызны бергәләп саклыйк һәм яратып, куанып яшик.
.jpg)

Лилия Вафина


Нет комментариев