Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабинка елгасы яр буйларын төзекләндерү - агач утырту эшләре дәвам итә [+фото]

Саба районында Су саклау зоналары елы кысаларында башланып киткән зур күләмле эш - Сабинка елгасы яр буйларын төзекләндерү дәвам итә. Район үзәгендәге оешма-предприятие һәм учреждениеләрдән агачлар утыртуда меңгә якын кеше катнашты. Яр буйлап утыртылган миләш, акация, юкә, тау нараты һәм башка куаклар Совет урамының бакча башлары Сабинка елгасына таба урнашкан...

Саба районында Су саклау зоналары елы кысаларында башланып киткән зур күләмле эш - Сабинка елгасы яр буйларын төзекләндерү дәвам итә. Район үзәгендәге оешма-предприятие һәм учреждениеләрдән агачлар утыртуда меңгә якын кеше катнашты. Яр буйлап утыртылган миләш, акация, юкә, тау нараты һәм башка куаклар Совет урамының бакча башлары Сабинка елгасына таба урнашкан шәхси хуҗалыклар өчен киртә ролен дә үтиячәк. Шуңа күрә агач утыртуда катнашучыларга череп-авып беткән коймаларны да чистартырга туры килде. Сишәмбе көнне Сабинка буена Район электр элемтәсе бүлеге, почта, Милек ияләре ширкәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба бүлекчәсе, "Саба тәрәзәләре", "Шоколад" балалар бакчасы хезмәткәрләре агач утыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев