Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шашкачыларыбыз – Россиядә 3нче

Волгоград шәһәрендә инвалидлар (ПОДА) арасында шахмат-шашка буенча үткәрелгән Россия беренчелендә 26 төбәктән 74 кеше көч сынашты. Татарстан командасы өчен Сабадан Азат Әхмәтов, Хәмит Вәгыйзов, Балтачтан Чулпан Габделганиева чыгыш ясады.

Авыл җирлегеннән булуларына карамастан, алар тәҗрибәле Мәскәү һәм башка шәһәрләр командалары белән бертигез көрәш алып бардылар. Инвалидлар арбасында уйнаган Ч.Габделганиева шәхси беренчелектә шашка буенча Россия чемпионы булды. Саба, Балтач спортчыларын берләштергән Татарстан командасы Мәскәү, Түбән Новгородтан килгән көндәшләрен артта калдырып, 3нче урынны алды. Аларга Россия спорт министры имзалаган дипломнарны һәм медальләрне Кубок белән бергә Россия командасының өлкән тренеры Светлана Герасимова тапшырды. Командага ярышка баруда финанс булышлыгын Миңгәр авылында туган Җәүдәт Миннәхмәтов күрсәтте. Якташыбызга яхшылыгы өчен зур рәхмәтбезне белдерәбез.

Рәшит Кәбиров,

инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев