Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдәндә яшәүче Фәтхия Заһриева:«Яшьтән гел авыр эштә булдым, инде бу яшькә җитә алгач, элек эшләгәннәр физзарядка гына булган ахры»

«Яшьтән гел авыр эштә булдым, инде бу яшькә җитә алгач, элек эшләгәннәр физзарядка гына булган ахры», - дип уйлыйм ди Шәмәрдәндә яшәүче Фәтхия Заһриева.

4 февральдә 90 яшен тутырган тыл ветеранына, күзләр тимәсен, бүген дә кул эшләре тота, җәен каз-үрдәк карый, кулдан килгәнчә өйдәге вак-төяк эшләрдә катнаша, биш вакыт намазын калдырмый. Озын гомерле булуының серен дә аз йоклап, күп эшләүдә күрә. Тормыш иптәше Рәфәгать белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Фәтхия апа сеңлесенең 3 яшьтә ятим калган улын да карап үстерә. Бүген 3 баласы исән-сау. 1943 елдан лаеклы ялга чыкканчы Шәмәрдән ит комбинатында хезмәт куеп, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казана. Бүген ул улы Рафис, кызы Фәрдия, оныгы Асия гаиләсе тәрбиясендә бәхетле, имин картлык кичерә. Юбилее белән аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын тапшырдылар.

[фоторепортаж]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X