“Шулай буласы билгеле иде инде“
Дүшәмбе көнне чыккан янгыннан соң исеме генә калган Вьетнам базарының капка төбендә җыелышып торган бер төркем хатын-кыз мине шундый сүзләр белән каршы алды.
Хәер, капканың эчке ягына үткәч тә, бу фикерне шактый ишеттем әле мин...
Миллионнан илле сум калды
Дүшәмбе көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә "Вьетнам базарының бер павильоны яна икән" дигән хәбәр таралды. Шәһәрнең ул почмагында мондый янгыннар еш булып, алар, зурга җибәрмичә генә, тиз арада сүндерелеп торгач, халык бу хәбәргә әллә ни игътибар да бирмәде кебек. Сүндерерләр дә бетәр дип уйлады. Базарның аяк киеме сата торган өлеше генә ут эчендә икән дигән хәбәрне ишеткән эшмәкәрләр дә бу фаҗиганең зурга китмәсенә ахыргача ышанган. Ләкин көткәннәре чынга ашмый...
"Янгын чыгарга бер сәгать кала гына яңа кайткан товарны бушатып яттык. Эш беткәч, өйгә кайтып кына җитүем булды: "Базар яна!" - дип шалтыраттылар. Ничек кире барып җиткәнемне дә сизми калдым", - дип искә ала ул вакытны эшмәкәр Ля Ту. Эшмәкәр хатын әле дә шок хәлендә. "Көне буе аңгыраеп йөрим. Башым эшләми. Нәрсәдән тотынырга, кая барып бәрелергә белмим. Бер миллион сумлык товарым юкка чыкты бит!" - дип күз яшьләренә буыла-буыла сөйләде ул. Перчатка һәм баш киемнәре саткан Ля Ту биредә Вьетнам базары ачылган көннән бирле сату итә. Шул гомердән бирле инде аның сәүдә ноктасы икенче тапкыр янгын корбанына әверелгән. Моннан биш ел элек Вьетнам базарында чыккан янгын вакытында да аның бөтен товары янып беткән булган. Хәзерге вакытта Ля Туның кулында ун капчык товары бар. Алары да склад янмаганлыктан гына исән калган. "Әлегә аларны "Яңа Тура"да сату итүче бер танышымның "точкасы"на илтеп торачакмын. Аннан соң күз күрер инде", - ди фаҗигадән әле дә булса аңына килмәгән ханым.
Ә менә күптән түгел генә Мәскәүдән күченеп кайтып, Вьетнам базарында әле яңа гына үз сәүдә ноктасын ачып җибәргән Людмила Корчагинаның хәле тагын да мөшкелрәк. "Август аенда Мәскәүдән күченеп кайттым. Юньле- рәтле эш таба алмагач, үз бизнесымны ачып җибәрергә булдым. Әҗәткә бер миллион сум акча алып эшли генә башлаган идем, эшем бер мизгелдә юкка да чыкты! Бер миллион сумнан кесәмдә 50 сум акча калды!" - дип үкси бичара. Ышанмас дип булса кирәк, акча янчыгындагы соңгы 50 сум акчасын да чыгарып күрсәтте ул.
Янгында берьюлы өч сәүдә ноктасын югалткан эшмәкәр Фирдәвес Алолов, башкалар белән чагыштырганда, үзен кулга алган. "Ходай бирде - Ходай алды! Берни эшләтеп тә булмый. Моннан алты ел элек Татарстанга күченеп килгәндә, бернәрсәм дә юк иде. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән инде без", - ди ул. Фирдәвес сәгать һәм каешлар белән сату иткән. Эшмәкәрнең сүзләренә караганда, янгын аңа ике миллион сумнан артык матди зыян салган.
Бу урын кемгәдер кирәк!
Әлеге базарга катнашы булган һәркем янгын килеп чыгуның бер генә сәбәбен атый. Ул да булса - ут төртү. Мин аралашкан эшмәкәр, сатучы, сатып алучылар - барысы да бер үк дәлилләрне китерә. Әйтик, янгын нәкъ менә дүшәмбе - Вьетнам базары эшләмәгән көнне килеп чыккан. Янгынның кайчан, ничек башланганын үз күзләре белән күргән бер генә шаһитны да табам димә. "Эш вакытында булса, янгын китергән зыян да бу кадәр зур булмас иде", - ди базардан юл аркылы гына сату итүче Валя ханым.
"Кыска ялганыш дисәң, барлык утлар да сүнгән. Тәмәке төпчегеннән чыккан дисәң, дүшәмбе көнне монда кем йөрсен? Эт белән мәчеләр тартса гына инде", - дип киная белән әйтеп куйды балалар киеме белән сату иткән Җәмилә Солтангулова. "Безгә күптән теш кайрыйлар инде. Биш ел элек шундый ук янгын чыккан иде. Дөрес, ул вакытта базарның бер павильоны гына янды. Безне Яңа ел алдыннан ябып та карадылар. Менә тагын янгын чыкты. Бу урын кемгәдер кирәк инде", - дип фаразлый Җәмилә ханым.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә исә әлегә янгын китереп чыгарырга мөмкин булган ике сәбәпне атыйлар. Шуның берсе - электр челтәрендәге хилафлыклар, икенчесе - ут белән сак эш итмәү.
Безнекеләрне бар дип тә белмиләр!
Дөрестән дә, моннан биш ел чамасы элек Вьетнам базарында янгын чыккан иде инде. Ул вакытта янгын базарның бишенче павильонында гына чыгып, аны вакытында туктатып калдылар. Ә быелгы янгын базарның язмышын тамырдан үзгәртте. Моннан берничә көн элек кенә гөрләп эшләгән базарның бүген инде каркаслары гына утырып калган. Беренче залның түбәсе ишелеп үк төшкән. Базар каршында исә, эшмәкәрләрнең ярасына тоз салып, янган чүпрәк-чапрак, калайлар аунап ята. Сатучы һәм эшмәкәрләрнең күбесе шок хәлендә булса да, араларында аек акыл белән эш итәргә тырышучылар бар. Соңгылары складта калган товарларын ташу белән мәшгуль.
"Калган товарларны әлегә хуҗаларның өенә ташып торабыз. Яңа сәүдә ноктасы таба калсалар, яңадан шунда ташыячакбыз. Хәер, аларны кабаттан сатып булачагына шикләнәм. Төтен исен, җилләтеп, киемнәргә эләккән пычракны ничек чистартып бетереп булсын?!" - ди Җәмилә ханым Солтангулова.
Икенче бер эшмәкәрләр калган товарын таныш-белешләренең сәүдә нокталарына куеп торырга ниятли. Ник дигәндә, яңа сәүдә ноктасын кулга төшерү дә проблемага әверелгән хәзер. Эшмәкәрләрнең сүзләренә караганда, янәшәдә урнашкан "Бик зур", "Алтын" базарларында буш сәүдә нокталары бөтенләй калмаган. Дөрес булса, "Адмирал" базарына да эшмәкәрләрдән дилбегә буе чират тезелгән. "Әрсезлегем генә булышты. Юкса, "Адмирал"да урын алам димә. Иң беренче чиратта вьетнам, таҗик милләтеннән булганнарга урын бирәләр. Безнекеләрне бар дип тә белмиләр", - дип зарланды эшмәкәр Резеда Хәбибуллина. Резеда ханымның сүзләренә караганда, Вьетнам базарында аренда бәясе кыйммәт булса да, сату үз-үзен аклаган. "Ә менә, әйтик, шул ук "Бик зур"да аренда бәясе күпкә арзанрак булса да, анда барасым килми. Кеше йөрми бит анда, шуңа күрә сату да бармый", - ди эшмәкәр.
Яңадан торгызылачак
Кайтыр юлда каршыма Вьетнам базары җитәкчесе Дао Тхи Кой очрады. Шәһәр башкарма комитетына барышы. Анда базардагы янгын уңаеннан чираттан тыш киңәшмә узарга тиеш. "Әлегә минем төп максат - булган сәүдәгәр һәм эшмәкәрләремне саклап калу. Шәһәр башкарма комитетыннан аларга вакытлыча сату итү өчен берәр урын сораячакмын. Ә базарны исә яңадан торгызырга җыенам", - дип белдерде ул. Дөрес, әлегә базарның искесе урынында булачакмы, әллә инде гомумән, башка урында урнашачакмы икәнлеге билгесез. Дао Тхи Кой да янгын ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлый.
Җитәкче сүзләренә караганда, сәүдә павильоннары гына түгел, бина үзе иминиятләштерелмәгән булган. "Янгыннан 800ләп кеше зыян күрде. Гомуми матди зыян күләмен якынча бер миллиард сум диеп әйтә алам", - дип белдерде ул.
Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ 150 | 15.10.2014
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев