Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сыерлар йолдыз саный [+фоторепортаж]

"Саба" җәмгыятенең Сатыш авылындагы терлекчелек торакларына килеп кергәч тә, сыерларның төнге тормышын шулай күз алдына китердем.

Сыерлар яктылык бөркеп торган торакта җай гына күшиләр. 200гә якын баш мал сыйган торакны узган елның көзендә төзекләндергәннәр иде. Түбәсенә өр-яңадан шифер һәм калай ябылган, яктылык керү өчен дә ачып яба торган җайланма эшләнгән. Менә шул яктылык аша сыерлар төнен йолдыз саный.
Хуҗалыкларда терлекчелек тармагына соңгы айларда кергән үзгәрешләр мул һәм сыйфатлы продукция алуны, эш шартларын тагын да уңайлаштыруны күздә тота. Райондагы барлык хуҗа­лыклар да сыерларны өч савымга күчте. "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасы яңача эшләүгә башка хуҗалыкларга караганда беренчеләрдән булып алынды. Нәтиҗәләре дә күренә: узган елның шушы чорына караганда, 700 литр сөт күбрәк җитештерелгән. Беренче сменага эшкә килгән Гүзәлия Мостафина һәм Илсөяр Хәсәновадан (сез аларны рәсемдә күрәсез) яңача эшләүнең уңайсыз якларын сорашам.
-Уңайсыз ягын күрмим, - ди Илсөяр апа. - Элек фермага көненә өч тапкыр килә идек. Минем йортым авылның теге башында ук, барып-килер өчен генә дә ике сәгать вакытым юлда уза. Ә хәзер иртән 4тә киләм дә, 12дә кайтам. Икенче көнне 12дә генә киләм.
-Иртәнге савымга дүрт тулганчы киләбез, 8гә кадәр савым бара, өчәр аппарат белән савабыз. Без бу торакта дүртәү эшлибез. Безне төштән соң икенче смена алыштыра. Бер ял иттерүчебез дә бар, дүрт көннән дүрт көнгә ял туры килә, - дип сөйли хезмәттәше Гүзәлия Мостафина.
Үзе эшеннән бүленмичә, бертуктаусыз сыерлар ята торган урынга кул белән печән түши. Элек мал астын үзләре чис­тарткан, хәзер моның өчен аерым кеше билгеләнгән. Азыкны да миксер тарата. Сыерларны тәрбияләргә күбрәк вакыт кала.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев