Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү тәмамланды

20.00 сәгатьтә V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү тәмамланды.

Республикада барлыгы 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2763 участок сайлау комиссиясе, шулай ук вакытлыча булу урыннарында 51 участок сайлау комиссиясе эшләде.
Сайлау участоклары ябылганнан соң участок сайлау комиссиясе әгъзалары кулланылмаган бюллетеньнарны юкка чагарырга, тавышлар санын санарга, беркетмәләр тутырырга һәм законда каралган башка процедураларны башкарырга керешә. ТР Үзәк сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, тавышларны санау вакытында көтелмәгән мизгелләр булырга мөмкин. Мисал өчен, закон буенча бер участокта ике кандидат бер үк санда тавыш җыйса, алданрак теркәлгән кандидат җиңәчәк.
Тавыш бирергә килүчеләр саны 1-2 сәгатьтән соң билгеле булачак, ә сайлауларның беренче нәтиҗәләре 15 сентябрендә ачыкланачак.
Искәртеп узабыз, 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлаучыларның 67,58 проценты яки 1 млн 952 мең 14 сайлаучы тавыш биргән. Тавыш бирүчеләр саны буенча Кайбыч, Чирмешән һәм Әтнә районнары лидерлык итә, анда сайлаучыларның 97 проценттан артыгы тавыш биргән.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев