Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда “Безнең Җиңү” видеороликлар конкурсы старт алды

4 март көнне"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республика яшьләре арасында уздырыла торган чаралар турында сүз булды.

Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Тимур Камалетдинов, "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов һәм "ТР Үзиреклелек үсеше үзәге" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова катнашты.

Валентин Шихобалов сүзләренә караганда, конкурс Татарстан яшьләрендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә юнәлтелә. Видеоязмалар төп 4 номинациядә кабул ителә: "Ветераннарга мөрәҗәгать", "Хәтер хроникасы", "Сугышсыз җиһан" һәм "Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән интервью". Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге затлар катнаша ала. Видеороликлар 1-5 минутлык булырга тиеш. Аларның нинди җайланма ярдәмендә төшерелүе мөһим түгел, чөнки эшләр, нигездә, иҗадилыгы, эчтәлеге, сюжет кызыклылыгы ягыннан бәяләнәчәк. Материаллар 15 апрельгә кадәр akmolrt@gmail.com адресы буенча кабул ителә. Катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы роликлар балаларның җәйге лагерьларында күрсәтеләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев