"Саба таңнары» газетасы редакциясе коллективы район халкын икенче яртыеллыкка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте игълан иткән #ӘтиӘниеңнеЯздыр #ЯкыннарыңныЯздыр исемле акциядә катнашырга чакыра.
Районның бүгенге тормышы, яңалыклары, кешеләре турында мәкаләләр укый алсыннар өчен үз әти-әниләрегезне, әби-бабаларыгызны район газетасына яздырыгыз. Сез янәшәдә булмаганда газета әти-әниләрегезнең әңгәмәдәше, иптәше булуы турында кайгыртыгыз. Сездән аермалы буларак, алар интернеттан файдаланмый. Аларның күбесе өчен «Саба таңнары» газетаcы тормышларының бер өлеше икәнлеген онытмагыз. Бу менә дигән бүләк булачак.


Нет комментариев